💐Якташыбыз “Татар кызы” бәйгесендә Әгерҗе районы данын яклады — 24 июня 2026 г. в 03:58:54.586
💐Якташыбыз “Татар кызы” бәйгесендә Әгерҗе районы данын яклады ✅Әлмәт шәһәрендә “Татар кызы” республика бәйгесенең финалы узды. Дәрәҗәле бәйгедә Әгерҗе районы данын якташыбыз, 1нче гимназиядә укыган, хәзерге вакытта Казанда “Болгар” радиосында эшләүче Гөлназ Рәшитова яклады. 🎤Финалда 11 кыз сыналды. Алар төп темалар булган тел, тарих, традицияләр, әдәбият, дин, гаилә һәм туган якка багышланган биремнәрне үтәделәр, сәхнә осталыкларын күрсәттеләр. 💐Гөлназ “Иң җитез кыз” номинациясендә җиңү яулады һәм “Тамашачы мәхәббәте” призына ия булды. Якташыбызга көч бирергә Әгерҗе районыннан да делегация барды.

