Тәбәрле мәдәният йортында галим якташыбыз Раиф Мәрдановның “Тәбәрле тарихына өстәмәләр... — 22 августа 2026 г. в 15:54:39.940
Тәбәрле мәдәният йортында галим якташыбыз Раиф Мәрдановның “Тәбәрле тарихына өстәмәләр” китабын тәкъдим итү кичәсе узды. 159 битле булып, 400 данәдә дөнья күргән әлеге басма “Тарихта тибрәлгән Тәбәрле” китабының дәвамы булып тора. – Тарихны барлау эше ул бер көнлек, бер айлык, бер еллык кына түгел, ул гомер буе дәвам итә торган хезмәт. Бүгенге чара да – әлеге тарихның бер өлеше. Димәк, туган ягыбыз тарихы да язылуын дәвам итә, – диде автор. Чарада авыл халкы һәм аның үткәненә битараф булмаган якташлары, китапханәчеләр,төбәк тарихчылары, авторның сыйныфташлары, туганнары катнашты. Туган ягыбыз тарихын барлауга зур өлеш кертүче Раиф Фәтхелбаян улына, китапны бастыруда матди ярдәм күрсәткән игелекле авылдашлары Алнур Азиев гаиләсенә район җитәкчелеге исеменнән Рәхмәт хатлары, авыл җирлегенең истәлекле бүләкләре тапшырылды. Автор китапның 20 данәсен район китапханәләренә тапшырды. Шуның кадәр тарихи басма мәгариф бүлегенә тапшырылачагын әйтеп сөендерде. Кичә дәвамында саллы хезмәте өчен аның үзенә бик җылы теләкләр җиткерелде. Чараның туган якка мәхәббәт белән сугарылган җырлар белән үрелүе аны тагын да тәэсирлерәк итте.Бай табын артында да сүз туган як тарихын барлау, аны алдагы буыннарга тапшыру турында барды. Фотолар һәм видео район үзәк китапханәсеннән алынды.

