✅ Менә сиңа, мә! Гигант чөгендерләр — 15 сентября 2026 г. в 12:08:39.877
✅ Менә сиңа, мә! Гигант чөгендерләр 🖊️Әгерҗедә яшәүче Нурмөхәммәтовлар бакчасында чөгендерләр әнә ничек зуууур булып үскәннәр. – Һәрберсе биш-алты кило авырлыктадыр. Күтәрерлек түгел, – дип елмая хуҗабикә Чулпан. – 10 литр чиләккә салып караган идек, сыймады. – Шушы яшемә җитеп мондый чөгендерләр күргән юк иде. Шаккаттым! Чөгендерләрне үзем эшли торган үзәк китапханәгә күргәзмәгә алып килдем, – диде ул.

