Перейти к содержимому
Максиметер

✅Барҗы-Умга, Барҗы-Пельгадан – чираттагы гуманитар ярдәм

✅Барҗы-Умга, Барҗы-Пельгадан – чираттагы гуманитар ярдәм 🖊️Бүген Барҗы-Умга, Барҗы-Пельга волонтерлары, “Кичке Таң” заказнигы хезмәткәрләре бүген махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәмне озаттылар. 📌Бу ике авылның изге йөрәкле, киң күңелле апаларына, шушы авылларда гомер кичерүчеләргә рәхмәттән башка сүз юк! Алар 2022 елдан башлап ил иминлеге сагында торучы егетләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтәләр. –        Бүген иртүк “Дельфин” позывнойлы якташыбыз аша хәрбиләргә капчык-капчык әйбер озаттык, – ди Барҗы-Умганың “Изге йөрәкләр” волонтерлык берләшмәсе җитәкчесе Рамилә Хикмәтуллина. Бу юлы алар 🖊️маскировка челтәрләре, 🖊️чәкчәк, 🖊️суган, сарымсак, кәбестә, кишер-чөгендер һәм башка яшелчәләр, 🖊️тозлаган кыяр-помидорлар, 🖊️киптерелгән үлән чәйләре, 🖊️башка төрле азык-төлек, кием-салым биреп җибәргәннәр. –        Егетләребез өй ризыкларын көтеп алалар. Шуңа үз кулларыбыз белән үстергән, ясалган, пешерелгән ризыкларны җибәрергә тырышабыз, – ди Рамилә Зөфәр кызы. –        Хәрбиләрне “исән-сау кайтыгыз, сезне җиңү белән көтәбез”, дип кочаклап озатып калдык, – диделәр волонтерлар.

370 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 096 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.