🍁Җил йолкый яфракларны, — 3 октября 2026 г. в 03:54:34.278
🍁Җил йолкый яфракларны, Сарылары коела. Яшелләре әле һаман Бирешмәскә җыена. 🍂Без дә шулай тырышабыз Җилләргә баш бирмәскә, Яшел чаклар китсәләр дә, Кире әйләнеп килмәскә. 🍁Табигатьнең төсләрендә Бар яшеле, бар сары. Безнең күңелләр дә шулай, Бар шатлыгы, бар зары. Рушания Вәлиева. Әгерҗе шәһәре.
322 просмотров