Салагышта Хәтер аллеясы ачылды — 3 октября 2026 г. в 13:44:20.917
Салагышта Хәтер аллеясы ачылды Көзнең моңсу, яңгырлы көнендә Салагышта истәлекле вакыйга булды: авыл үзәгендә махсус хәрби операциядә һәлак булган батыр егетләр хөрмәтенә Хәтер аллеясы ачылды. ✔️Әлеге аллеядагы истәлек ташларында балачаклары, яшәешләре шушы җирлек белән бәйле унбер батыр ир-егетнең исемнәре урын алган. Менә алар: Артур Полев, Ренат Галиев, Ринат Фәхриев, Дмитрий Дмитриев, Илдус Муллахмәтов, Илнар Габдрахманов, Ришат Әзиятов, Азат Гыйльметдинов, Радик Галиев, Рөстәм Хәйбуллин, Илнур Әхмәтшин. ✔️Чараны алып барган авыл җирлеге башлыгы Илгизә Фәрдетдинова һәрберсе турында сөйләгәндә һәр батырның тормышы чарада катнашкан авылдашларының, якыннарының күз алдыннан үткәндер. – Безнең бу батырларны онытырга хакыбыз юк. Аллеяны торгызуга үз өлешен керткән һәр кешегә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Якыннарына сабырлык телибез, – диде чарада катнашкан район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев.Әлеге аллея җирлеккә керүче Салагыш, Уразай, Ямурза, Чилчә авыллары халкының матди ярдәме белән булдырылган. Бу – батыр ир-егетләргә, аларны тәрбияләп үстергән әти-әниләренә, якыннарына булган тирән хөрмәтнең бер чагылышы. ✔️Батырлар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителү, хәтер ташлары янына чәчәкләр салу Салагыш мәхәлләсе имамы Рәшит хәзрәт Әхмитшинның Коръән аятьләре укуы белән дәвам итте. Батырларның якыннары исеменнән чыгыш ясаган Раилә Тимофеева авылдашларына: “Алга таба да шулай бердәм булып бу урынны тәртиптә тотыйк. Чәчәкләр утыртыйк. Аллея яныннан битараф кына узмыйк”, – дип мөрәҗәгать итте. ✔️Чара тәмамлангач та якыннары, авылдашлары истәлек ташлары яныннан китәргә ашыкмадылар: батырларның фотоларын кат-кат карадылар, алар белән бәйле истәлекләрен барладылар...