✅26 төрле газетага язылалар
✅26 төрле газетага язылалар 🖍️Тирсәдә яшәүче Алик–Фирдания Төхвәтуллиннар 26 (!) төрле газета алдыралар. 🖍️Хәзерге заманда өйләренә бер яки ике төрле вакытлы матбугат басмасы яздыручыларга әлеге гаилә – үрнәк. – Газеталарның исемлеген барлап куйдым. Ташламалы бәягә язылу барган көннәрдә язылачакмын, – ди Фирдания апа. Гомуми суммасы 25 мең сумга якын була. 📌Газеталарга килгәндә, иң беренче булып үзебезнең район газетасы “Әгерҗе хәбәрләре”нә язылалар. Төрле язмышларны тасвирлаучы басмаларны яраталар. Сканвордлар алдыралар. – Бер-ике минут буш вакытым булса да, кулыма газета алам. Чөнки укымыйча тора алмыйм, – ди Фирдания апа. 🖍️Әле ул – авыл китапханәсеннән иң күп китап алып укучы да.