Перейти к содержимому
Максиметер

✅Тыл һәм хезмәт ветераны котлаулар кабул итте

✅Тыл һәм хезмәт ветераны котлаулар кабул итте   🍂Әгерҗедә яшәүче Сәйдәт әби Закированы район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равил Бадахшин, Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында район башлыгы Ленар Нургаянов исеменнән игелек һәм зирәклек бәйрәме белән котлап, сәламәтлек, улы һәм килене янәшәсендә тыныч гомер көзе теләде һәм күчтәнәчләр тапшырды.     🖍Сәйдәт әбигә 96 яшь. Тәбәрледә туып-үскән, балачакта бик күп авырлыклар күргән, тормыш иптәше Гыйльмулла белән гаилә коргач яшәргә Әгерҗегә килгән, күп еллар тимер юлда хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан гади, әмма олы йөрәкле Ак әби ул.   🖍Күп еллар элек ире вафатыннан соң Сәйдәт апа Ижауда яшәүче улы Рафинатка, Әгерҗедәге төпчеге Фаат гаиләсенә һәрдаим олы терәк булып яши. Кызганыч, берничә ел элек олы улы вафат булган. Ветеран гомеренең ак чәчәкле матур вакытын улы Фаат, килене Мөнирә белән бергә уздыра.   🖍Сәйдәт апаны Әгерҗедә уңган бакчачы, аш-су остасы, чисталык-пөхтәлек яратучы буларак та беләләр.   🖍Өлкән шәһәрдәшебез җырларга да бик оста.

415 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 091 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.