🖍Яңгырлы көндә тәмле ризык әзерлибез
🖍Яңгырлы көндә тәмле ризык әзерлибез ✅Тутырылган кабак 🖍Уртача зурлыктагы кабакның капкачын кисеп алып, эчен чистартабыз. 🖍Кирәк: 300 грамм дөге, 1 данә суган, 1 данә кишер, 300 грамм ит, 10-15 данә йөзем, пылау өчен тәмләткечләр, тоз. 🖍Әзерлибез: Дөгене кайнаган тозлы суда 30 минут тотабыз. Итне, суган, кишерне турап, яртылаш әзер булганчы табада кыздырабыз. Тоз, борыч, тәмләткечне өстибез. 🖍Катлап тезәбез: башта дөге, тоз сибәбез, тәмләткеч һәм йөзем, аннан шулпасы белән итне салабыз, аннан соң тагын дөге. Тәмләткечләрне тәменә карап салабыз. Кабакны фольгага төрәбез дә 180 градуста өч сәгатькә кадәр пешерәбез. 🍴Пешеп чыккач ярты сәгать тәмен сеңдереп тотканнан соң, табынга матурлап бирәбез.