🪗Күңелләрдән – гармуннарга, гармуннардан – авылларга
🪗Күңелләрдән – гармуннарга, гармуннардан – авылларга ✅Яшь буын да гармунга гашыйк 🎶Уразай авылының иң талантлы, иң моңлы, иң сәләтле егете ул – Инзир ИБРАҺИМОВ. Үзенә 14 яшь кенә булса да, бер дистәгә якын гармуны бар һәм ул аларның барысында да өздереп уйный. 🪗ЧИШМӘ БАШЫ Инзирнең әтисе Инсаф, әнисе Венера ягыннан әби-бабайлары, ерак бабалары, туганнары – сәнгатькә гашыйклар. Алар – гармунчылар да, җырчылар да. Венера үзе дә 20 елдан артык Уразай клубы белән җитәкчелек итә. Ире Инсаф та, улы Инзир дә – һәр бәйрәмнең бизәкләре.🪗 – Инзир клубта үсте, – дип юкка әйтми Венера. – Дүрт яшендә авылдашыбыз, талантлы райондашыбыз, оста гармунчы, йөзләгән шигырьне көйгә салган Гафият абый Нигъмәтуллинга ияреп “Уразай каеннары” фестивалендә җырлады. Шуннан сәхнәгә юлы ачылды. Гафият абый кечкенә малайның сәләтен шул вакытта ук күреп ала. Гармунда уйнарга өйрәтү теләге дә зур була. Әмма, кызганычка каршы, 2021 елда аның гомере өзелде. Ә аңа кадәр ул Инзиргә әтисе Гатиятулланың гармунын бүләк итеп өлгергән була инде.🪗 – Бу – бай тарихлы гармун. Мин шушы гармунда уйнарга өйрәндем, энем, син дә өйрән, диде Гафият абый миңа, – ди Инзир. Һәм беренче көй нәкъ менә шушы гармунда туа. Ул “Авыл көе” дип атала. 🪗Малайда әлеге уен коралына мәхәббәт тәрбияләүдә Салагыш җирлегенең иң оста гармунчысы, шулай ук көйләр иҗат итүче, бик матур җырлаучы Дамир Муллахмәтовның да өлеше зур. 2021 елда Уразай клубында “Өмет” гармунчылар ансамбле оештырып, ул авыл малайларын гармунда уйнарга өйрәтә башлый. Инзир “Дамир абый – минем укытучым, остазым”, ди. Дәвамы: https://vk.ru/agryzskievesti?z=photo-61717695_457377805%2Fa495b5ae2f15860f54