🍁Көз фасылы әкрен генә
🍁Көз фасылы әкрен генә Үз урынын ала бара. Айларына бер-бер артлы Җайлап кына сукмак сала. 🍁Сентябрьдә җәйге кебек, Җиңел киемнәрдән йөрдек. Октябрьгә әкрен генә Калынчарак киенеп кердек. 🍁Көзнең аның яңгыры да, Мул уңышка нигез сала. Кояш чыга бер арада, Йә яңгыры явып ала. 🍁Яңгыры да, кояшы да Безнең белән шаяргандай, Бер-бер артлы армый-талмый Куышалар, шаяннардай. 🍁Агачлар да моңсу түгел, Күлмәкләре яшел, сары. Кояш чыккач серләшәләр, Гәпләшәләр кебек бары. 🍁Ноябрь дә ерак түгел, Юлга чыккан бүгеннән үк. Ел фасылы көз икәне, Күренә бит күгеннән үк. Рузилә ДӘҮЛӘТБАЕВА. Тирсә авылы.