💖ХӘРЕФЕН ДӘ ТӨШЕРЕП КАЛДЫРМЫЙБЫЗ
💖ХӘРЕФЕН ДӘ ТӨШЕРЕП КАЛДЫРМЫЙБЫЗ ✅Әгерҗедә яшәүче Илгизәр–Рәзинә Әзиятуллиннар һәр ярты ел саен иң беренчеләрдән булып район газетасына язылалар. “Газета безгә бик кадерле һәм аның өебезгә килмәвен күз алдына да китермибез”, – диләр алар. Җомга саен “Әгерҗе хәбәрләре” газетасының килүен көтеп алалар. – Үземне белә-белгәннән бирле яратам район басмасын. Аны укымасам, тамагым туймаган кебек, – ди Илгизәр абый. Аңа бигрәк тә авыл хуҗалыгы турындагы язмалар якын. – Күпме чәчкәннәр, күпме уңыш җыйганнар, фермерлар турында укырга яратам. Соңгы елларда әлеге тармакта зур, матур үзгәрешләр алып барылуына бик сөенәм, – ди Илгизәр абый. – Алай гына да түгел, Әгерҗебезнең көннән-көн төзекләнә баруына сокланам да, горурланам да. Без яши торган Һ.Такташ урамына да быел асфальт юл җәелде. Ничек моңа сөенмисең?! – дип дәвам итә. Район газетасы – ул яңалыклар, матур хәбәрләр җиткерүче басма, диләр Әзиятуллиннар. – Шәһәр-авылларыбыздагы үзгәрешләр, үрнәк парлар, хезмәт кешеләре, оста куллар турында газетадан укымасак, каян белер идек?! Мин “Әгерҗе хәбәрләре”н һәр гаилә алдырырга һәм безнең кебек хәрефен дә төшереп калдырмыйча укырга тиеш дип саныйм, – дип йомгаклый Илгизәр абый. #АгрызИнформ #Татмедиа #Подписка