☀️Кояш нурында коена
☀️Кояш нурында коена Яңа көннең яңа иртәсе. Ялкау гына томан күтәрелә, Килми сыман бер дә китәсе... 🍁Кызгылт сары кура яфраклары Иркәләнә кояш кочагында... Ә баланнар горур елмаялар, Алар балкый, алар ут чагында! ☀️Каеннарны сарган сары ялкын... Кояш кулы җитә һәркемгә... Шөкер итеп уяныйк йокылардан, Сөенеп яшик насыйп һәр көнгә! Әлфирә НИЗАМОВА. Исәнбай авылы. ✅Фотода Салагыш авылының оста бакчачысы Чулпан Латыйпова