🍂 Девятерня өлкәннәре табигать кочагында алтын көзне озатты
🍂 Девятерня өлкәннәре табигать кочагында алтын көзне озатты ✅Девятерня авылы өлкәннәре, көзге көндә табигать кочагына җыелып, алтын көзне озату бәйрәме оештырганнар. Очрашу, чын мәгънәсендә, җанлы, җылы һәм күңелле узган. 🖍️Авылның өлкән буын вәкилләре самавырда чәй кайнатканнар, бәрәңге пешергәннәр. 🎤Бәйрәм җыр-биюсез һәм дәртле уеннарсыз үтмәгән: Рифкать Фәйзуллин, Фәнис Арсланов гармунда уйнаган көйләргә яшьлек җырларын башкарганнар, биегәннәр, уйнаганнар. Мондый чаралар өлкәннәребезне берләштерә һәм гомер көзендә дә тормышның ямен тоярга ярдәм итә.