✅ " Әгерҗе-информ"нан фото-флешмоб дәвам итә. Чираттагы язма - Казанда яшәүче якташыбыз...
✅ " Әгерҗе-информ"нан фото-флешмоб дәвам итә. Чираттагы язма - Казанда яшәүче якташыбыз Наил ага Ясәвиевтан. ✅Яраткан газетам һәрвакыт үз янымда . Узган гасырның алтмышынчы еллар башында Красный Бор районы кушылгач , әти "Җиңү юлы", исемле газетасын яздыра башлады . Шул заманнан бирле таныш ул миңа . 1962-64 елларда ✔️Иж Бубый урта мәктәбендә укыганда кечкенә генә язмаларым басыла башлады . Армия сафларында чакта , Пушкин исемендәге колхоз турындагы хәбәрләрнең өзекләрен бушлай солдат конвертлары эченә тыгып җибәрә иделәр гаиләдән ✔️Соңырак ничәмә еллар ял айларында гына авылда укырга туры килде аны . Егерменче еллар башлангач , кыюланып язган язмам басылып чыккач , редактор Дания ханым электрон газетага язылырга тәкъдим итте . Риза булып , мин ялгышмадым да . Район халкы укыганчы , ул алданырак килеп җитә , мине сөендереп . Әйтүе әлбәттә оят , танышларым турындагы язмаларны социаль челтәр аша җибәреп , газета килгәнче үк танышып куялар . ✔️Актуаль көнүзәк бөркелә газета битләрендә . Районыбыз тормышы гына түгел , республикабызныкы да яктыртыла . Күп кырлы булып , кызыктырырлык мәгълүматлар , файдалы киңәшләр , узган гасыр елъязмалары , котлау хәбәрләре , кызыксынырлык язмалар укучыларның күз алдында . Редакция хезмәткәрләре яңалыклар артыннан районыбызның йөзләп чакырым юлларын уза бирәләр . ✔️Еракта яшәсәм дә бу газета аша элемтәне суындырмыйм .