🦢 ҺАВАЛАРНЫ ИҢЛӘП ОЧА КЫР КАЗЛАРЫ
🦢 ҺАВАЛАРНЫ ИҢЛӘП ОЧА КЫР КАЗЛАРЫ Күчмә кошлар җылы якка кузгалдылар, Һаваларны иңләп оча кыр казлары. Торналар да талгын канат кага-кага Саубуллаша, ишетелә күкне ярып авазлары. Ерак юлга чыккан кошкайларны Кулым изи-изи озатып барам. Меңәрләгән чакрым очасыз дип, Артларыннан моңсу гына карап калам. Тезелешеп әйләнәләр һаваларда, Хушлашалар, сер бирмичә ерак юлга. Табигать тә суыклардан саклагандай, Дилбегәсен каты тота үз кулында. Без көтәрбез язлар җиткәч сез кайтуны, Төркем-төркем, кыйгак-кыйгак каңгылдашып, Торрыйк-торрыйк диеп һава ярып, Ераклардан сәлам биреп ярсып-ярсып. ✍ Рузилә ДӘҮЛӘТБАЕВА Тирсә авылы *Изображение сгенерировано с помощью ИИ