Перейти к содержимому
Максиметер

🧄Көчек авылы уңганнары сарымсак, суган утырта

🧄Көчек авылы уңганнары сарымсак, суган утырта   🖍️Фотода Алмаз–Гөлчәчәк Насыйровлар   🧅“Сарымсак, суган утыртуның нәкъ вакыты”, диләр тәҗрибәле бакчачылар   🖍️Көз җылы килгәнлектән ел саен сарымсак утырту вакыты күчә икән.   🖍️Ун еллап элек октябрьнең беренче ункөнлегендә утыртканнар. Узган ел 17 октябрь булган. Быел исә тагын бер атнага соңрак, ягъни 25 октябрьдә утырталар. Утыртканда иң эре, 4-5 төшле сарымсакның гына төшләрен алалар.   ❗️Ашыгырга кирәкми, диләр Насыйровлар. Суган, сарымсак утыртканнан соң шытып җир өстенә чыгарга тиеш түгел икән! Белеп торыгыз!   🧄Алмаз белән Гөлчәчәк бәрәңге бакчасының биш-алты сутыена сарымсак утырталар. Көрәк белән казып, тирән итеп утырталар. Бу җәй коры килсә, сарымсак бирешмәсен өчен шулай эшләнә.   🖍️Сарымсак бик эре була, диләр.   ❗️Тагын бер киңәш: сарымсакны алгач, сабагын кисмичә күч-күч бәйләп, элеп куялар. 2-3 атнадан соң гына кисәләр икән. Язга кадәр шиңми дә, кипми дә!

499 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 091 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.