🎭Тәбәрле үзешчәннәре сигез авылда спектакль куйганнар
🎭Тәбәрле үзешчәннәре сигез авылда спектакль куйганнар 🎤Фәнис Шәһәбиев җитәкчелегендәге “Ләйсән” халык театры үзешчәннәре Тәбәрле, Яңа Акхуҗа, Тирсә, Биектау, Көчек, Кырынды, Кичкетаң Исәнбай авыллары мәдәният учакларында Рәдиф Сәгъдинең "Сынган беләзек" әсәрен сәхнәләштергәннәр. 🖍️Рольләрне Рафил Сәлимуллин, Фәнис Шәһәбиев, Гөлнара Сибгатова, Римма Сәлимуллина, Рөстәм Гыймазов, Раушания Галиева башкарганнар. Музыка белән бизәлеш, оештыру эшләрен Финисә Шәһәбиева башкарган. – Һәр авылда бик җылы каршы алдылар. Тамашачылар еладылар да, көлделәр дә, – ди Фәнис әфәнде. 🖍️Иң мөһиме, театр коллективы билет сатудан кергән акчаларны махсус хәрби операция зонасындагы якташларга ярдәм буларак тапшырачак.