✅Үтәгәндә яшәүче 87 яшьлек Фәүзия Дәүләтшина гомер буе терлекчелектә эшләгән. Бик күп б...
✅Үтәгәндә яшәүче 87 яшьлек Фәүзия Дәүләтшина гомер буе терлекчелектә эшләгән. Бик күп бүләкләргә лаек булган. Шулар арасында иң кадерлесе – “РСФСРның атказанган терлекчесе” мактаулы исеме. 🖍️7 сыйныфны тәмамлагач, 14 яшендә фермага сыер саварга килә Фәүзия. Яшүсмер кызга 17 сыер тапшыралар. Аларны өч тапкыр кул белән савалар. 🖍️Сыер савуда гел алда барган терлекчене дуңгызчылык фермасына эшкә чакыралар. Ә “Татарстан” колхозының дуңгызчылык фермасы район, республикада билгеле була. 🖍️70 яше тулгач кына лаеклы ялга китә. Соңгы елларында амбарда эшли. 🖍️Хезмәт елларында бирелгән бүләкләрен бик кадерләп саклый Фәүзия апа. #ӘгерҗеИнформ #Татмедиа