🥟 Ачы камыр рецепты
🥟 Ачы камыр рецепты Пирожки, пицца, камыр эчендәге сосискалар, шәңгә өчен камыр рецепты тәкъдим итәбез. 🥛 0,5 литр җылы су, 0,5 стакан көнбагыш мае, өчтән бер өлеш «Люкс» чүпрәсе, тәменчә тоз, шикәр комы. Он салып изәбез. Камыр йомшаграк булырга тиеш. ⏳ Кабаргач төшерәбез. Тагын бер кабаргач «тәмлүшкә»ләрне ясыйбыз. Аларны ясагач табада тагын азрак кабартабыз. 👩🍳 Чулпан НУРМӨХӘММӘТОВА Әгерҗе шәһәре