Теләкәй мәктәбе базасында "Бала уңышына ачкыч" исемле интеллектуаль квест- уен уздырылд... — 21 мая 2026 г. в 06:11:25.218
Теләкәй мәктәбе базасында "Бала уңышына ачкыч" исемле интеллектуаль квест- уен уздырылды. Әлеге ярыш 7 төрле кызык һәм мавыктыргыч станцияләрне үз эченә алган. Безнең мәктәпнең "Элементлар" командасы ( Галлямов Азамат, Сабиров Илдар, Харисов Нурислам) уңышлы чыгыш ясап, 23 балл җыюга ирештеләр. Жюри аларны " Иң кыю команда" дип бәяләде. Киләчәктә тагын да зуррак уңышлар телибез сезгә!

