Сезон ябылды,ләкин театрның йөрәге тибүдән туктамады! — 26 мая 2026 г. в 06:00:09.419
Сезон ябылды,ләкин театрның йөрәге тибүдән туктамады! Бу шимбәдә Әлмәт театры стационарда 81нче сезонын япты. Димәк, августка кадәр театр бинасында кичке спектакльләр булмаячак. Ләкин күңелсезләнергә ашыкмагыз! Июньдә без сезне Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге паркта Театраль җомгада көтәбез. Спектакльне ачык һавада уйнаячакбыз. Ә сезон ябылышында гадәти булмаган хәл булды: без тамашачыларыбызны хөрмәтләдек. 30 кешегә "Атказанган тамашачы" дигән күкрәк билгесе тапшырылды. Алар 81нче сезонның 12 дән артык спектаклен караганнар. Аларга тапшырылган бүләкләр: - Күкрәк билгесе. - 82 нче сезон спектакльләренә билетларга 20% ташлама. -Спонсорлардан сертификатлар. - Театрның юбилей фотокитабы. - Киләсе сезонның беренче премьерасына сертификат. Өч артистыбызга зур бүләк- "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе тапшырылды. Менә алар: Миләүшә Юзаева, Энҗе Сәйфетдинова, Диләрә Фазлыева. Театраль җомга көнне без театрыбызның тамашачыларга күренми торган башка хезмәткәрләрен дә котлаячакбыз. Театрда эш дәвам итә. Актив рәвештә фестиваль эшчәнлеге алып барыла. Яшь тамашачыларга профилактик әкиятләр күрсәтәбез. Эшләрне тәртипкә китерәбез, премьералар әзерлибез, яңа спектакльләр куюны планлаштырабыз. Сезон закрыт, но сердце театра продолжает биться В эту субботу Альметьевский театр закрыл 81-й театральный сезон на стационаре. Это значит, что вечерних спектаклей в самом здании театра до августа не будет. Но не спешите грустить! Уже в июне ждем вас на Театральной пятнице в парке имени 60-летия нефти. Сыграем для вас под открытым небом. А на закрытии сезона случилось нечто необычное - чествование наших зрителей. 30 человек получили отличительный знак «Заслуженный зритель». Они предоставили билеты за 81-й сезон на более 12 постановок нашего репертуара. Их награды: - Нагрудный знак «Заслуженный зритель». - Персональная скидка 20% на билеты в 82-м сезоне. - Сертификаты от спонсоров. - Наша юбилейная фотокнига. - Сертификат на первую премьеру следующего сезона. Трое актеров удостоились высокой награды - нагрудного знака «За достижения в культуре». Это Миляуша Юзаева, Энже Сайфутдинова, Диляра Фазлиева. Во время Театральной пятницы мы поздравим еще и сотрудников театра, которые остаются за кулисами. Работа в театре продолжается. Идет активная фестивальная деятельность. Показываем юным зрителям профилактические сказки. Приводим в порядок дела, готовим премьеры и планируем новые постановки.

