Сөенечле хәбәр: — 6 августа 2026 г. в 07:50:58.426
Сөенечле хәбәр: Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлеваның һәм актерыбыз Рафик Таһиров ның исемнәре язылды. Бу бик зур дәрәҗә- аларның күпъеллык нәтиҗәле хезмәтләрен,мәдәниятне үстерүгә керткән зур өлешләрен,театрга булган мәхәббәтләрен законлы рәвештә тану. Җитәкчебезне һәм хезмәттәшебезне лаеклы казанышлары белән котлыйбыз, горурланабыз! Мактау тактасының сайтында үзегезнең танышларыгызны шушы сылтама буенча эзләгез gordost.tatar.ru/ С радостью сообщаем, что на Электронной доске почета Республики Татарстан появились имена директора Альметьевского театра Фариды Исмагиловой и актера Рафика Тагирова. Эта высокая честь - закономерное признание многолетнего труда, вклада в развитие культуры и любви к театру. Поздравляем с заслуженным достижением! Гордимся нашим руководителем и коллегой! Ищите своих знакомых на сайте доски почета gordost.tatar.ru/

