🎭 «Апуш» татар балалар театр студиясе безнең шәһәрдә! — 18 августа 2026 г. в 09:00:00.319
🎭 «Апуш» татар балалар театр студиясе безнең шәһәрдә! Зур сәхнә, төрле рольләр, яңа дуслар турында хыялланасыңмы? Хыялларны тормышка ашырырга вакыт! «Апуш» балалар студиясе Әлмәт шәһәрендә үз филиалын ача! Студиядә шәкертләр актерлык осталыгы, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте, вокал белән шыгыльләнәчәк. Барлык дәресләр дә бушка узачак. 🎙 Шул уңайдан 8-15 яшьлек балаларны 6 сентябрь көнне узачак кастингка чакырабыз. Катнашу өчен 3 сентябрьгә кадәр гариза юлларга кирәк, анкетага сылтама ⤵️ https://forms.yandex.ru/u/6a82d9a1f47e73eab963a833 Кастингта катнашучылар үзләренең сәләтләрен (җыр, бию, шигырь, уен коралы) күрсәтә ала. Педагоглардан өстәмә биремнәр дә булырга мөмкин. 📞 Элемтә өчен телефон: +79377775051, Альберт Дамирович. ❤️ Балагызда татар теленә, милли мәдәниятебезгә кызыксыну уятырга, иҗади сәләтен үстерергә, кыюлыгын арттырырга теләсәгез, кастингка рәхим итегез!

