Театр – үзе бер дөнья,
Театр – үзе бер дөнья, Сихерле дә, серле дә. Бер карасаң – ул гел шулай, Бер карасаң – төрле дә. Анда син дә, мин дә яшим, Борчуы, шатлыгы да. Тормышның кара ягы да, Күңелнең аклыгы да. Милләт язмышы да анда, Ил тарихы да сыйган. Безнең театр бер учка Бөтен талантны җыйган. Театр картаймый, үлми, Аның гомере озын. Хәерле сәгатьтә булсын “Мәхәббәт”ле бу сезон! 17.09.2026 Рафкат Шагеев