23 февраль - "Ватанны Саклаучылар көне". Ватанга карата батырлык, намус һәм мәхәббәт б... — 23 февраля 2026 г. в 07:07:12.228
23 февраль - "Ватанны Саклаучылар көне". Ватанга карата батырлык, намус һәм мәхәббәт бәйрәме. Бу көнне туган илне яклаган, хәрби хезмәттә булган абыйларны, әтиләрне, бабайларны котлый торган көн. Без балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән солдатлар турында китаплар укыдык, мультфильмнар карадык, үз кулларыбыз белән якыннарыбызны котлау өчен кулдан ясалган открыткалар ясадык. Бу бәйрәм балаларда үз тормышын Ватанны саклауга багышлаган кешеләргә карата ихтирам тәрбияли. Кадерле абыйлар, әтиләр, бабайлар! Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар телибез.

