26 нчы май көнне "Әмир башлангыч мәктәп балалар бакчасы" нда чыгарылыш бәйрәме узды. Бе... — 28 мая 2026 г. в 08:19:04.326
26 нчы май көнне "Әмир башлангыч мәктәп балалар бакчасы" нда чыгарылыш бәйрәме узды. Бер укучыбыз 4 нче сыйныфны уңышлы тәмамлый, ә ике нәниебез балалар бакчасы белән хушлаша. Сезне барыгызны да истәлекле вакыйга белән чын күңелдән котлыйбыз! Укучыларыбызга алга таба да зур уңышлар, яңа ачышлар, ныклы сәламәтлек телибез. Аларның һәрберсе - безнең горурлыгыбыз, киләчәгебезнең якты йолдызлары. Балалар бакчасында һәм мәктәптә алган белемнәр, тәрбия һәм ярату гомер буена юлдаш булсын. Ата-аналарга, укытучыларга һәм тәрбиячеләргә рәхмәтебез чиксез - сезнең ярдәмегез, сабырлылыгыз һәм хезмәтегез бәяләп бетергесез. Кадерле балалар! Сезгә яңа юлларда уңышлар, бәхет, шатлыклар насыйп булсын! Алга таба да шулай акыллы, тырыш, игелекле булып үсегез!

