Ел саен 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган чаралар старт ала. Сәламәт... — 7 апреля 2026 г. в 11:19:47.353
Ел саен 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган чаралар старт ала. Сәламәтлек көне - белем бирү процессының бер өлеше генә түгел, бу әле бәйрәм дә булып санала. Сәламәтлек турында кайгырту - белем бирү процессы эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Бүген, Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында, безнең мәктәп-балалар бакчасында иртәдән үк музыка яңгырый, музыка астында тәрбияләнүчеләр, укучылар һәм хезмәткәрләр күңелле зарядкага кушылдылар.

