Бүген безгә китапханәдән кунаклар килде.Китапханәче балаларга яңа китаплар һәм язучыла... — 9 декабря 2025 г. в 12:26:28.253
Бүген безгә китапханәдән кунаклар килде.Китапханәче балаларга яңа китаплар һәм язучылар турында сөйләде, “Әкияттә кунакта” дигән викторина үткәрде, аның барышында балалар әкиятләренең геройларын искә төшерделәр. Чараның максаты: балаларның белем дәрәҗәсен арттыру, өлкән мәктәпкәчә яшьтәге балаларны китап укуга җәлеп итү. Балалар рәхәтләнеп табышмакларга, әкият сорауларына җавап бирделәр, шулай ук яңа китапларны бик кызыксынып карадылар. Әлеге очрашу балаларга бик ошады, чөнки китаплар белән аралашу нәни кешене рухи яктан баета, аны игелеклерәк һәм белемле итә. Ахырдан, китапханәче балаларны китапханәгә чакырды.

