Хөрмәтле якташлар, кадерле кунаклар! — 7 июня 2026 г. в 09:24:38.995
Хөрмәтле якташлар, кадерле кунаклар! Сабан туе — безнең иң яраткан, иң ямьле, буыннарны берләштерә торган бәйрәмебез. Быелгы бәйрәм чын мәгънәсендә гүзәл, онытылмаслык булды. Бу матур бәйрәмне оештыруда катнашкан һәркемгә — авыл җирлекләренә, мәдәният хезмәткәрләренә, спорт оешмаларына, иганәчеләргә, волонтерларга һәм барлык хезмәт куючыларга зур рәхмәтемне белдерәм. Сезнең тырышлык белән Сабантуйларыбыз елдан-ел күркәмрәк уза. Бигрәк тә барыгызга да — районыбыз халкына һәм читтән кайткан кунакларга зур рәхмәт. Сезнең күплегегезне, бердәм булып бәйрәм иткәнегезне күреп күңел сөенә. Килгән һәркемнең йөзендә елмаю, күңелендә бәйрәм рухы булды. Сабан туе — ул дуслык, татулык, гореф-гадәтләребезне саклау үрнәге. Киләчәктә дә шулай бергәләшеп, матур итеп яшик, эшлик, бәйрәм итик. #Апас #Апастово

