Арчада "Сөлгеле капка" фестивалендә көч сынаштык. — 22 июля 2026 г. в 10:05:57.457
Арчада "Сөлгеле капка" фестивалендә көч сынаштык. 17 июль Бердәм фольклор көне. Бу көнне без Арча районы Ташкичү авылында "Сөлгеле капка" фестивалендә уздырдык. Биредә ОНЭД паспортларына конкурсның финалында төрле районнардан килгән 10 финалист көч сынаштык. Республика күләмендә беренче унлыкка - финалистларга арасына эләгү - үзе зур җиңү. Ә монда "Аулак өй", "Кыз урлау", "Кияү мунчасы"," Мунчала чыгару" , "Бәбигә исем сайлау" "Покровские посиделки", "Изгеләр ашы" кебек төрле йолалар арасында, без, "Карабодай бәлеше пешерү технологиясе" нә театральләшкән презентация белән чыгыш ясап, 3 нче урынга лаек булдык! Театральләшкән күренештә катнашкан барлык хезмәттәшләремә, "Садә" ансамбленә аеруча Земфира Нурәхмәт кызына, "Зәлидә" бию төркеменә, Регина Рәшит кызына чиксез рәхмәтләрем һәм хөрмәтем - дип хәбәр итте Чирмешән мәдәният йорты мөдире Нурия Габдулхак кызы.

