— 20 августа 2026 г. в 12:39:04.615
Борнаш авылында зур бәйрәм булды. «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, талантлы язучы Алмаз Гыймадиев һәм аның иҗатташ дуслары — күренекле шагыйрьләр Рафис Корбан, Вакыйф Нуриев, Алмаз Хәмзин килүе безнең өчен чын бүләк булды. Кунакларны кадерле кунак кебек каршы алдылар, ә алар белән бергә юлга чыккан авылдашыбыз, үзенең иҗаты белән бик күпләрне сокландырган шәхес — Хәбир Ибрахим абый иде. Аның тырышлыгы белән оештырылган бу очрашу барыбызның да күңеленә сарыккан алтын көн булды.Чара Борнаш авылы музееның нурлы залында узды. Андагы җылылык, рәхәтлек! Бу кичтә музей диварлары гына түгел, ә барлык кешеләрнең йөрәге дә бер ритмда типте кебек. Шагыйрьләрнең сүзләре, җырчыларның моңы һәркемнең җан түренә үтеп керде. Алмаз Хәмзиннең сихри тавышы бөтен дөньяны оныттырып, күңелләрне әллә кайларга алып китте. Аның матур җырларын тыңлаганда, күзләрдә яшь тамчылары да җемелдәде. Ә инде Рафис Корбанның шигырьләрен ишеткәч, рухи байлыкның никадәр зур икәнен тагын бер кат аңладык. Ул укыган һәр юл йөрәккә уела торган, мәгънәле һәм тирән фикерле иде. Вакыйф Нуриев һәм Алмаз Гыймадиевнең дә чыгышлары эчкерсез, ихлас булды, алар иҗат, телебезне саклау һәм милли гореф-гадәтләребез хакында сөйләделәр. Бу очрашу — китап битләрендә генә кала торган вакыйга түгел. Ул — күңелләрне кузгатырлык, җаннарны сафландырырлык җылы мизгелләр булды. Иҗат кешеләренең авыл халкы белән шулай якыннан, ачыктан-ачык аралашуы бик сирәк була торган хәл. Мондый күркәм чараны оештырган, кадерле кунакларны алып кайткан өчен олы йөрәкле Хәбир абый Ибрахимовка чиксез зур рәхмәтлебез. Сезнең кебек милли җанлы, иҗатны яратучы затлар булганда, авыл да яшәрә, телебез яши! «Казан утлары» журналы редакциясенә, очрашуда катнашкан барча каләм әһелләренә иҗат уңышлары, саулык-сәламәтлек теләп калабыз. Тагын очрашканга кадәр!

