Апас районында Республика көне зурлап билгеләп үтелде. — 28 августа 2026 г. в 20:09:58.589
Апас районында Республика көне зурлап билгеләп үтелде. Апасның үзәк ял паркында Татарстан Республикасы көне уңаеннан тантаналы чаралар узды. Бәйрәм җылы һәм күңелле мохиттә үтте, анда район халкы һәм бәйрәмгә кайткан кунаклар катнашты. Барлык халыкны район башлыгы Җиһаншин Айрат Габдулхакович һәм Ак Барс Банк җитәкчесе урынбасары Губайдуллин Илфан Экъзамович котлады. Алар барысына да иминлек, тыныч күк йөзе һәм туган республика хакына яңа казанышлар теләделәр. Бәйрәм концерт программасы белән генә түгел, игелекле эшләр белән дә истә калды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән республикада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды. Бүгенге бәйрәмдә беренче сыйныфка баручы, ташламалы категориядәге балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылды. Бәйрәм кунагы Татарстанның атказанган артисты Алсу Хәбибуллина булды. Ул җирле халыкны бәйрәм белән котлап, үзенең иң яхшы җырларын бүләк итте. Концерт программасын район үзешчәннәренең чыгышлары тулыландырды. Чара югары оешканлык дәрәҗәсендә үтте, барлык катнашучыларда да якты һәм уңай тәэсирләр калдырды.

