Апаслылар “Эхо веков в истории семьи - Без тарихта эзлебез” республика бәйгесе тамашасы... — 14 июля 2026 г. в 06:24:51.411
Апаслылар “Эхо веков в истории семьи - Без тарихта эзлебез” республика бәйгесе тамашасында булдылар #МуниципальныеархивыРТ делятся новостями Гаилә көне уңаеннан “Эхо веков в истории семьи - Без тарихта эзлебез” республика бәйгесенең йомгаклау чарасы узды. Әлеге бәйге Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан үткәрелә. Район Советы аппараты җитәкчесе Булат Гатиятуллин җитәкчелегендә райондашларыбыз да әлеге чарада катнашты. Муниципаль этапта җиңү яулаган Нәсыйховлар, Садыйковлар, Моталлаповлар гаиләләре һәм узган ел зона этабында өченче урын алган Нигъмәтҗановлар гаиләсе тамашачы буларак чакырылган иде. - Без бәйрәмдә кунак булып катнаштык. Чара бик матур итеп оештырылган иде. Бик ошады, эчтәлекле, мәгънәле бәйрәм булды, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Каратун авылыннан Гөлназ Нәсыйхова. “Эхо веков в истории семьи - Без тарихта эзлебез” шәҗәрә фестивале «Гаилә» милли проекты кысаларында үткәрелә. #АрхивыРТ #Апастовскийрайон #семья

