"Арча" спорт мәктәбенең көрәш тренеры Хакимзянов Рамил һәм яшь көрәшчеләр Г.Тукай исем... — 17 июля 2026 г. в 11:55:57.168
"Арча" спорт мәктәбенең көрәш тренеры Хакимзянов Рамил һәм яшь көрәшчеләр Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында эшләп килүче «ТатАрчаЖәй — Дуслык» төбәкара профильле сменасында күрсәтмә чыгышлар үткәрделәр, татарча көрәшнең кайбер элементлары белән таныштырдылар, сәлге тоту серләренә өйрәттеләр. Балаларда бу зур кызыксыну уятты. Биредә Россиянең төрле төбәкләреннән 176 мәктәп укучысы ял итә.
116 просмотров

