Котлыйбыз! — 11 августа 2026 г. в 08:48:25.369
Котлыйбыз! Көрәшчебез Булат Шакиров — «Россиянең спорт остасы»! Татарстан Республикасы, Россия һәм Дөнья беренчелекләрендә лаеклы чыгыш ясаган шәкертем — Шакиров Булатка Россия Федерациясе спорт министрлыгының 243/нг номерлы боерыгы нигезендә «Россиянең спорт остасы» дигән мактаулы исем бирелде. Булат, син бу дәрәҗәле исемгә тулысынча лаек. Бу — синең еллар дәвамында туплаган сабырлыгыңның, тырышлыгыңның һәм максатчан булуыңның матур нәтиҗәсе. Һәм, әлбәттә, мондый зур уңышта якыннарыңның таянычы, безнең бердәм командабызның һәм районыбызның роле зур. Бердәмлектә — көч! Без барыбыз да синең белән горурланабыз! Алга таба да яңадан-яңа үрләр яуларга язсын сиңа. Афәрин!

