⚽️ Яңа Кенәрдә Илшат Садыйков истәлегенә футбол турниры узды — 10 августа 2026 г. в 08:40:12.403
⚽️ Яңа Кенәрдә Илшат Садыйков истәлегенә футбол турниры узды Ярышлар инде өченче ел рәттән үткәрелә. Быел Арча районының алты командасы — Арча, Яңа Кенәр, Иске Ашыт, Апаз, Шушмабаш һәм Яңа Кырлай футболчылары көч сынашты. 🏆 1 урын — Яңа Кенәр 🥈 2 урын — Апаз 🥉 3 урын — Арча Турнир Илшат Садыйковның якты истәлеген саклау, яшьләрне спортка җәлеп итү һәм авыллар арасында дуслыкны ныгытуның матур традициясенә әверелә.

