🍞🥖Икмәк, Ватан, Ана – бу өч сүзнең, кадерләре бер үк зурлыкта.
🍞🥖Икмәк, Ватан, Ана – бу өч сүзнең, кадерләре бер үк зурлыкта. Игенне җир уңдырмый, тир уңдыра, дип юкка гына әйтмиләр. Орлык буларак җир куенына кергәннән алып, кайнар икмәккә әверелгәнче күпме хезмәт кертергә кирәклеген бары тик хезмәт кешесе генә белә. 🌾Бүген китапханәдә Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы уңаеннан, Татарстанда авылларны саклап калуга, аларны яшәтүгә һәм үстерүгә, төрле эшчәнлекләр алып баруга юнәлдерелгән «Авыл яши – Деревня живет» проекты кысаларында оештырылган Бөтендөнья ипи көненә багышланган Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студентлары өчен әдәби-музыкаль кичә узды. ✨Кичәнең төп кунагы итеп, Халык язучысы, якташыбыз Мөхәммәт Мәһдиевның авылдашы, Гөберчәк авылыннан Әхмәдиева Халидә Мөхәммәтнур кызы чакырылды. Ул укучыларга М. Мәһдиевның “Бәхилләшү” романыннан “Ипи салу” күренешен, ипи пешерүнең эзлеклелеге, тәртибе турында сөйләде, хатирәләре белән бүлеште. Ахырдан барлык катнашучылар пешкән ипидән авыз иттеләр. 📸 https://vk.ru/album-123447986_313713061 #Арсккультура #АрскаяЦентральнаяБиблиотека #ВсемирныйДеньХлеба