✍️ Сезнең иҗат безгә үрнәк, хөрмәтле якташыбыз!
✍️ Сезнең иҗат безгә үрнәк, хөрмәтле якташыбыз! Бүген китапханәдә күренекле якташыбыз, гаҗәеп талантлы, әдәбият күгендә янучы иң якты йолдызларның берсе, районыбыз горурлыгы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Хөсни исемендәге бүләк иясе, күп төрле жанрларда иҗат каләме нык булган олуг шәхес Радик Хәбибрахман улы Фәизовның 95 еллыгы уңаеннан искә алу кичәсе узды. Әдәби чарада Радик аганың кызы Светлана Анисимова, “Каурый каләм”леләр, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студентлары һәм укытучылары катнашты. Әдәби кичәдә Радик Хәбибрахман улының тормыш юлы һәм иҗаты турында бай мәгълүмат бирелде. Кызы Светлана ханым, каләмдәшләре язучы турында булган истәлек-хатирәләрне яңарттылар, иҗатына соклану һәм хөрмәт хисләрен белдерделәр. Кичәдә китапханәчеләр Радик Фәизовның әсәрләреннән өзекләр укыдылар, аның китапларын укырга тәкьдим иттеләр. Арчаның ”Казан арты” тарих-этнография музее филиалы булган Әдәбият-сәнгать музее хезмәткәре Зәбирә Габтелхакова чара кунакларына Радик Фәизов исемен мәңгеләштерү максатыннан музейда эшләнгән эшләр белән таныштырды, аның шәхси архивыннан булган әйберләрне күрсәтте, музейга чакырып калды. Искә алу кичәсендә катнашкан һәркем бик канәгать калды, Радик Хәбибрахман улы турында күп мәгьлүмат алды, үзләренең сагыну хисләрен һәм олы хөрмәтен белдерде. Алга таба да үзебезнең эшчәнлектә искә алу кичәләре аша хөрмәтле якташ язучылар иҗатын китап укучыларга җиткерү безнең төп бурычыбыз булып тора. Ә сез Радик Фәизов иҗаты белән танышмы? Кайсы әсәрләрен укыдыгыз? #Арсккультура #АрскаяЦентральнаяБиблиотека