26 нчы май көнне безнең мәктәптә күңелле һәм шатлыклы бәйрәм - Соңгы кыңгырау үтте. — 26 мая 2026 г. в 18:55:59.034
26 нчы май көнне безнең мәктәптә күңелле һәм шатлыклы бәйрәм - Соңгы кыңгырау үтте. Бәйрәмебездә мөхтәрәм кунаклар - Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Абдуллин Ленар Илсурович, "Мәгариф бүлеге" методисты Ибрагимова Алсу Фанилевна катнашты. Мәктәп директоры Закирова Филсинә Фаргатовна чыгарылыш сыйныф укучыларына җылы котлау сүзләрен һәм изге теләкләрен әйтте. Ленар Илсурович укучыларга имтиханнарда уңышлар теләде. Чыгарылыш сыйныф укучылары үзләренең җырлары, шигырьләре аша укытучыларга, әти-әниләргә, мәктәп хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерделәр, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Соңгы кыңгырау чыңы укучыларны яңа тормыш юлына озатты.

