Хәмидов Әмирне зур җиңүе белән котлыйбыз! 🥳 — 27 апреля 2026 г. в 11:08:49.568
Хәмидов Әмирне зур җиңүе белән котлыйбыз! 🥳 «Дулкын» театр берләшмәсе укучысы Хәмидов Әмирнең 25 апрель көнне Казанда узган «Ритмы весны» Бөтенроссия конкурсында I дәрәҗә лауреат булуын горурланып хәбәр итәбез! Әмир өчен бу зур һәм лаеклы бүләк. Ул конкурста үзен чын сәхнә остасы итеп күрсәтте, үзенең осталыгы белән жюрины гаҗәпләндерле. Аның әлеге конкурстагы уңышы-тырыш хезмәт, театрга мәхәббәт һәм остазы ярдәме нәтиҗәсе. Әмиргә ирешелгәннәрдә генә тукталып калмавын, яңа якты чыгышлар һәм иҗади җиңүләр белән сөендерүен телибез! Алда тагын да күбрәк илһам, яңа ачышлар һәм көчле алкышлар булсын! Җитәкчесе Шаһиева Алия Җәүдәт кызы.

