Туган көн + зур җиңү = идеаль бәйрәм! 🥳 — 1 июня 2026 г. в 05:46:59.036
Туган көн + зур җиңү = идеаль бәйрәм! 🥳 Үзенең туган көнендә, 31 майда, «Дулкын» театр берләшмәсе укучысы Әмир Хәмидов «Наследие культур» Халыкара сәнгать конкурс‑фестивалендә чыгыш ясап I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды! Чиксез горурланабыз! Син үз-үзеңә искиткеч бүләк ясагансың! Талантың белән сөендергәнең өчен рәхмәт, Әмир! Бу иҗат утын йөрәгеңдә саклап калуыңны, кыюлык белән алга баруыңны һәм яңа үрләр яулавыңны телибез. Сәхнә сине һәрвакыт алкышлар белән каршы алсын! ❤️

