Арча Укучылар сараеның «Кояшкай» курчак театры берләшмәсе балалары гастрольләрен дәвам ... — 16 апреля 2026 г. в 17:30:51.346
Арча Укучылар сараеның «Кояшкай» курчак театры берләшмәсе балалары гастрольләрен дәвам итә! 🎭 Бүген алар районыбызның "11 балалар бакчасында" «Нәни Апуш дуслары» спектакле белән чыгыш ясады. Нәни тамашачылар әкият геройларын зур кызыксыну һәм алкышлар белән каршы алды. Театр берләшмәсенең җитәкчесе — Низамиева Җәмилә Исрафиловна. Аның җитәкчелегендә балалар сәхнә серләренә төшенә, иҗади сәләтләрен үстерә һәм тамашачыларга шатлык өләшә. Киләчәктә дә уңышлар, яңа рольләр һәм тамашачылар мәхәббәте телибез!

