🪶 16 апрельдә , Яр Чаллы шәһәрендә, «Көмеш кыңгырау дусларын җыя» исеме астында шагыйр... — 21 апреля 2026 г. в 17:42:52.070
🪶 16 апрельдә , Яр Чаллы шәһәрендә, «Көмеш кыңгырау дусларын җыя» исеме астында шагыйрь Шәүкәт Галиев исемендәге премия тапшыру танатанасы узды. 🪶 Быел премия җиденче тапкыр тапшырылды. Әлеге бүләк 4 балага һәм бер өлкән язучыга газетага басылып чыккан язмалары, «Көмеш кыңгырау» белән даими хезмәттәшлеге өчен тапшырыла. 🪶 Элекке елларда әлеге премияне «Нур» балалар телестудиясенә йөрүче 4 яшь журналистлар алган иде. 🏆 Бу дәрәҗәле бүләккә быел студиядә актив шөгелләнүче Ганеева Алинә лаек булды. Алинәне бу җиңүе белән котлыйбыз, алда да иҗади уңышлар телибез!

