🎭 «Нәни Апуш дуслары» — балалар бакчаларында! — 15 апреля 2026 г. в 20:49:41.119
🎭 «Нәни Апуш дуслары» — балалар бакчаларында! Бүген Арча Укучылар сараеның «Кояшкай» курчак театры түгәрәгендә шөгыльләнүче яшь артистларыбыз районыбызның "7 балалар бакчасында" «Нәни Апуш дуслары» спектаклен күрсәттеләр. Кечкенә тамашачылар курчакларның мавыктыргыч уенын, җыр-биюләрен зур кызыксыну белән карадылар. Яшь артистларыбыз һәр чыгышын зур осталык, күңел җылысы белән башкардылар. 🌟 Афәрин, «Кояшкай»лылар! Сезгә иҗади уңышлар, яңа рольләр телибез! 🌟🎭 Бу матур чараны оештыруда һәм яшь артистларыбызны әзерләүдә зур тырышлык куйган, үзенең җан җылысын, осталыгын биргән курчак театры җитәкчесе Низамиева Җәмилә Исрафиловнага рәхмәтебезне җиткерәбез!

