Хезмәттәшлек һәм мәрхәмәтлелек — 10 июня 2026 г. в 15:18:51.115
Хезмәттәшлек һәм мәрхәмәтлелек Татарстан Республикасы Мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының «Мәрхәмәтлек үзәге» дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге эшли. Әлеге үзәктә өч бүлек бар, шуларның берсе — өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге. Бүгенге көндә бу бүлектә 3 социаль эш буенча белгеч, 45 социаль хезмәткәр һәм даими рәвештә чит кеше ярдәменә мохтаҗ кешеләрне карау буенча 11 ярдәмче эшли. Бүгенге көндә районыбызда бу хезмәттән 235 кеше файдалана. Аларның төп вазыйфаларына санитар-гигиеник тәрбия, туклануны оештыру, табиб белешмәсе нигезендә тиешле даруларны вакытында эчерту һәм көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү керә.

