Туган телдә белем бирү мәсьәләләре буенча мөһим очрашулар📖 — 24 июня 2026 г. в 18:13:41.326
Туган телдә белем бирү мәсьәләләре буенча мөһим очрашулар📖 Бүгенге кунакларыбыз Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә дөньяда бердәнбер булган “Әлифба” музеенда да булдылар, Арча шәһәре 7 урта гомуми белем бирү мәктәбе эшчәнлеге белән дә таныштылар. Актлар залында туган телдә белем бирүче мәгариф оешмалары җитәкчеләренең секция утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының белем бирү сыйфатына дәүләт контроле бүлеге җитәкчесе Мөхәммәтшина Люция Наил кызы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты фәнни эшләр буенча директор урынбасары, педагогика фәннәре кандидаты Гибатдинов Марат Мингали улы, «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррире Закирова Гөлүсә Рәүф кызы, Арча муниципаль районы Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбе директоры Хәйруллина Зөлфия Илгиз кызы чыгыш ясады.

