Бүгенге көн вакыйгаларга бик бай📜🗓️ — 24 июня 2026 г. в 08:23:38.885
Бүгенге көн вакыйгаларга бик бай📜🗓️ Районыбызда Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең секция утырышы уза. Арча республиканың төрле районнарыннан килгән укытучыларны һәм мөхтәрәм кунакларны – Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе Департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Мостафин Данил Мәхмүт улын, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты – Татарстан халыклары ассамблеясе советының башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиуллин Ренат Нәкыйф улын, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Закирова Минзәлия Заһри кызын каршы алды. Кунаклар көнне "Без – Тукайлы халык", "Бердәмлектә – көч: күпмилләтле республикада халыклар дуслыгы традицияләре" экспозицияләре белән танышудан башлады.

