"ТатАрчаҖәй - Дуслык" ял аланына старт бирелде🌳 — 1 июля 2026 г. в 12:32:18.093
"ТатАрчаҖәй - Дуслык" ял аланына старт бирелде🌳 1 нче июльдән Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә Россия Федерациясенең 22 төбәгеннән килгән балалар өчен татар теле буенча сөйләм практикасын үстерү юнәлешендәге "ТатАрчаҖәй - Дуслык" төбәкара җәйге ял аланы үз эшен башлап җибәрде. Биредә ике атна дәвамында 200гә якын бала ял итәчәк. Балалар татар телендә сөйләшергә өйрәнеп, татар халкының гореф-гадәтләре белән танышачаклар, мавыктыргыч мастер - классларда катнашачаклар. Танылган язучылар, җырчылар, журналистлар белән дә күңелле очрашулар көтелә.

