"Сөлгеле капка"— телевизор экраннарында! — 24 июля 2026 г. в 18:10:25.727
"Сөлгеле капка"— телевизор экраннарында! Бүген кич «Яңа гасыр» каналындагы «Татарстан хәбәрләре» тапшыруында районыбызның Ташкичү авылында узган V ачык фольклор фестивале турында сөйләделәр. «Сөлгеле капка» — ул безнең бай мирасыбыз, онытыла барган борынгы йолаларыбыз һәм халкыбызның рухи көче, илебезнең төрле милләт вәкилләрен берләштерүче зур чара. #годединстванародовРоссии

